Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар
23 февральгә багышланган газетабыз акциясе кысаларында солдат хезмәте үтүче, мобилизацияләнгән, Ватаныбыз сагына баскан егетләребез турында язмалар бирәбез.
Имәнлебаш егете Эльвир махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.
Егет хәрби зонада «Тень» позывноен йөртә.
Район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куючы егет иптәшләре махсус хәрби операциягә китә башлагач, ил өчен катлаулы вакытта читтә кала алмый. 2023 елның октябрь аенда, Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, Ватаныбыз сагына баса.
Хәрби бурычын Эльвир лейтенант званиесендә намус белән фидакарьләрчә кыю үти. Хәрби зонада күп кенә авырлыкларга, хәтта тормышка куркыныч янаган очраклар да була. Бервакыт дошманның көчле һөҗүменә дучар булып, роталарындагы күп кенә солдатлар яралана. Эльвир сугышчан иптәшләренең гомерен саклап калу өчен эвакуациягә чыгарга приказ бирә. Ә үзе каты яраланган иптәшен яу кырыннан алып чыга. Шул вакытта үзе дә нык яралана. Гомерләрен саклап калганы өчен команда составындагы һәрбер солдат аңа бүген дә рәхмәт сүзләрен җиткерә.

Эльвир яраланганнан соң госпитальдә дәваланып чыга. Бүгенге көндә янә махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үти.
Өйдә аны әнисе, тормыш иптәше Лилия, кызы Азалия, улы Алмаз сагынып көтә.
«Бар теләгебез — махсус хәрби операциядә булган ир-егетләребез исән-сау булып, туган якларга әйләнеп кайтсын. Аллаһы Тәгалә һәрберсен саклап йөртсен», — ди Лилия.
* * *
Армиядә хезмәт итеп кайткан егетләр элек-электән үк абруйлы саналган. Солдатка алынырга яраклы булдыңмы, димәк, син сау-сәламәт, таза егет. Армия — япь-яшь егеттән кыю ир-атларга әверелеп кайта торган чыныгу урыны ул.
Данила Клюкин — Зәй шәһәре егете. 7нче урта мәктәпне тәмамлаган егет Зәй политехника колледжында «Сәнәгать җиһазларын монтажлау, аларга техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау» белгечлеген үзләштергән.
Данила узган язгы чыгарылышта армия хезмәтенә алынган. Хәрби антны Мәскәү өлкәсенең Луховицы шәһәрендә кабул иткән. Бүгенге көндә Мәскәү өлкәсенең Павловский Посад шәһәрендә тимер юл гаскәрләрендә хезмәтен дәвам итә.
Әтисе Евгений Александрович та заманында Төньяк флотның диңгез пехотасында хезмәт иткән. Солдат елларын еш искә ала ул. Солдатның әнисе белән апасы присяга бирү тантанасында катнашканнар.
— Һәр әни өчен баласын армия хезмәтеннән көтеп алу — зур сынау ул. Армия хезмәте ир-егетне сабыр булырга өйрәтә, чыныктыра. Улыбыз хезмәтеннән зарланмый, үз теләге белән китте. Хәрби хезмәттә солдатларның һәр вазгыятьтә кешелеклелек сыйфатларын югалтмауларын, гадел һәм батыр булуларын телибез. Данила физик һәм рухи яктан нык, без ул яктан улыбыз өчен тыныч. Исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуын түземсезлек белән көтәбез, — ди әнисе Валентина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев