Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мирный бистәсендә Ватан сакчыларына монумент куела

Муниципаль районда махсус хәрби операциядә һәм башка локаль сугышларда һәлак булган сугышчыларның истәлеген мәңгеләштерү буенча планлы эш алып барыла.

Элегрәк хәбәр иткәнебезчә, халыкның күпчелек тавышы белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр һәм локаль сугышлар ветераннарына  мемориал урнаштыру урыны итеп Җиңү бульвары билгеләнде.  

Мемориалның иң яхшы проектына үткәрелгән ачык конкурста Мәскәүнең профессиональ авторлык коллективы төркеме җиңүче булды: алар – скульптор Ирина Макарова, Россия рәсем һәм сынлы сәнгать, төзү академиясе укытучысы Илья Глазунов, скульптура кафедрасы доценты, Мәскәү Рәссамнар берлеге әгъзасы һәм архитектор Максим Батаев.

Гомуми биеклеге 3 метр 59 сантиметр булган «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр һәм локаль сугышлар ветераннарына мемориал» скульптура композициясе катлаулы архитектура-декоратив формадагы бронза постаментта һәркайсы 2,4 метр биеклектәге өч фигуралы композициядән гыйбарәт. Үзәктәге калкулыкта штурм группасы командиры – махсус хәрби операциядә катнашучы, аның сул ягында таш өстендә әфган сугышы ветераны утыра, уң ягында чечен сугышында катнашучы тора. Һәйкәлнең кырыйларында 6 гранит плитә урнаштырылачак, аларда  һәлак булган сугышчыларның исемнәре һәм фамилияләре язылачак.

Сәнгать фондының Мәскәү оешмасы каршындагы сәнгать эксперт советы тарафыннан әлеге композиция рәсем сәнгате әсәре булып тора. Һәм Россия Сәнгать академиясенең авторлык таныклыгы алынды.

23 гыйнварда скульпторларның район башлыгы Разиф Кәримов белән очрашуы булды, анда әлеге проект һәм алдагы юл картасы турында фикер алыштылар. Эшне скульпторлар Республика һәм Шәһәр көненә, ягъни 2026 елның 30 августына төгәлләргә тиеш дигән карар кабул ителде.

Икенче проект – Мирный бистәсендә куелачак «Барлык буын Ватанны саклаучыларга» һәйкәле. Әлеге һәйкәл бердәм итеп тоташтырылган өч гранит плитәдән эшләнәчәк, үзәктә Бөек Ватан сугышына багышланган коллаж ясалачак, сул якта – хәрби хәрәкәтләр һәм локаль сугышлар ветераны, уң якта махсус хәрби операциядә катнашучы торачак. Һәйкәл шәһәр мәдәният йорты территориясендә урнаштырылачак.  Бу эш Җиңү көненә, ягъни 9 Майга төгәлләнергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев