Ватан сакчылары гаиләләре комитетының бердәм федераль чаты үз эшен дәвам итә
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә медицина-психология буенча ярдәм күрсәтү тәүлек буе алып барыла.
"Психологик ярдәм еш кына тиз арада кирәк. Без борчулы халәт кичерүче һәркемгә булышу өчен тырышабыз. Ярдәм тәүлек буе режимда, кайсы төбәктә яшәүчедән сорау килүгә карамастан оештырыла. Шунысы да мөһим, безгә аноним рәвештә мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин, без шәхесне ачыклауны таләп итмибез, бу исә психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрдә кыенсыну тудырмаска тагын бер фактор булып тора, - дип билгеләп үтә Ватан сакчылары гаиләләре комитеты җитәкче Юлия Белехова.
Чатта тәҗрибәле, югары квалификацияле медицина хезмәткәрләре командасы эшли. Алар бушлай медицина-психология ярдәмен төрле борчулы халәтләр буенча консультацияләр биреп күрсәтә. Чатка һәркем тәүлек дәвамында, нинди сәгать поясына караган төбәк яшәвенә бәйсез рәвештә мөрәҗәгать итә ала.
"Без аралашуның цифрлы форматына ихтыяҗ булуны күрәбез, чөнки анда психологка аерым барырга кирәкми һәм сине күршеләр күрми. Бер ел эчендә чат аша белгечләргә 4000нән артык кеше мөрәҗәгать итте. Командада илнең ун төбәгеннән 75 клиник психолог эшли. Без ясалма интеллект кулланмыйбыз, ә бары тик шәхсән аралашу аша эшлибез", - дип шәрехли чат координаторы, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, “ЗдравКонтроль” федераль проекты җитәкчесе Евгений Мартынов.
Чатка илнең төрле төбәкләреннән 16 000 нән артык кеше кушылган инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев