Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Валентин Атласов: «Барысы да җиңү өчен! Барысы да фронт өчен!»

«Зәй җылысы» хәйрия фондының попечительләр советы рәисе Валентин Атласов, хәрбиләргә ярдәм итү өчен җан атып йөри. #МарафонВСЕСВОИ #Татарстан СВО #ВСЕСВОИТМ

Кораллы көчләр ветераны, за-пастагы II ранг капитаны Валентин Атласов яшь буынны, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә. Валентин Александрович махсус хәрби операция башлангач та читтә калмады. Мобилизация буенча чакырылучы, контракт буенча хезмәт итүче егетләр белән ныклы элемтәдә тора. Аларга ярдәм итүдә, терәк булуда оештырып йөрүчеләрнең берсе. Һәр егет өчен үз баласыдай борчыла, киңәшләрен бирә. Ике арада күпер салучы, дисәк тә, ялгыш булмастыр. Егетләр дә аңа карата хөрмәтебез зур, диләр. Валентин Александрович бу игелекле эшкә күпләрне тартты.

— Мин хәрби операция башлангач шуны аңладым: без — бердәм халык. Илебез өчен гади булмаган бу көннәрдә ир-егетләргә ярдәм итүдә берләштек, һәркем кулыннан килгәнчә булышырга тырыша. Алар арасында әби-бабайлар да бар, яшьләрнең битараф калмавы сөендерә. Күбрәк кеше кушылсын иде бу эшкә. дигән лозунг бүген аеруча актуаль, — ди ул.

Кичәге диңгезче белән аралашканнан соң, шуны аңлыйсың: хәрби тормыш аны тормыш мәктәбен намус белән үтәргә, һәрвакыт ил сагына басарга әзер кеше булырга өйрәткән.

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан СВО  #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВСЕСВОИ