Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Вакцинация - иң нәтиҗәле чара

Район үзәк дәваханәсенә гриппка каршы вакцина җитәрлек күләмдә кайтарылган. Зәйдә гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башланды.

- Вакцина ясату – грипптан саклануның иң нәтиҗәле ысулы. Әлеге чара елга бер тапкыр үткәрелә. Безнең бурыч - халыкны грипптан мөмкин кадәр күбрәк сак-лау. Шуңа күрә без халыкның 80 процентына прививка ясарга тиеш. Мин шәхсән үзем ел саен гриппка каршы прививка ясатам. Прививка ясалганнарда чир җиңелрәк һәм өзлегүләрсез үтә. Беренче чиратта медицина, мәгариф, сәүдә тармагы хезмәткәрләре, балалар, авырлы хатыннар, 65 яшьтән өлкәнрәкләргә вакцина ясала, - ди баш табиб Айдар Фатыйхов.
Халыкны иммунлаштыру өчен район үзәк дәваханәсенә 9090 данә вакцина кайтарылган. Баш табиб “Совигрипп” вакцинасының өч компонентлы булуын һәм дуңгыз, кош гриппыннан саклавын ассызыклый.
Роспотребнадзор идарәсе мәгъ-лүматлары буенча, хәзер гриппка каршы прививка ясату өчен аеруча кулай вакыт, чөнки әле халык арасында грипп вирусы таралмаган. Гриппка каршы иммунитет барлыкка килсен өчен прививкадан соң 2-3 атна вакыт кирәк.
Район үзәк дәваханәсенең прививкалар ясау кабинетына бу көннәрдә гриппка каршы вакцина ясатыр өчен килүчеләр күп.
-Мин ел да гриппка каршы вакцина ясатам. Моны инде грипптан сакланыр, азрак чирләр өчен эшлим. Без – пенсиядәгеләр өчен бик мөһим бу. Безнең гаиләдәгеләрнең барысы да гриппка каршы прививка ясата, - ди Анатолий Горячев.
Шулай ук медицина хезмәткәрләре дә актив төстә гриппка каршы вакцинацияләнә. Баш табиб әйтүенчә, 5 сентябрьгә аларның 80 проценты иммунлаштырылган инде.
- Үземә дә, балаларыма да ел саен гриппка каршы прививка ясатабыз. Чөнки аны ясаткач чир җиңелрәк үтә, өзлегүләр булмый. Башкаларны да сәламәтлегенә битараф булмыйча, алдан саклану чараларын күрергә чакырам, - диде прививка ясатып чыккач район үзәк дәваханәсе юристы Рима Абдулова.
Гриппка каршы прививка ясатырга теләүчеләр поликлиниканың прививка кабинетына мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук вакцинаны Яңа шәһәрдәге поликлиникада һәм Иске Зәйдәге табиб амбулаториясендә ясатырга була, ә авылларда аны фельдшерлар ясый. Прививка ясаганчы медицина хезмәткәрләре пациентның сатурациясен, кан басымын үлчи.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев