Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Вакцина ясатыр вакыт

Көз – төрле йогышлы авырулар таралу чоры. Шуларның берсе – грипп.

Гриппка каршы прививка ясау — авыруны профилактикалауның төп һәм иң нәтиҗәле ысулы. Район үзәк дәваханәсенә гриппка каршы вакцинаның беренче партиясе кайткан инде.

— Район үзәк дәваханәсенә «Ультрикс Квадри» вакцинасы кайтты, ул грипп вирусының актуаль штаммнарыннан — испанка, дуңгыз һәм кош гриппыннан саклануны тәэмин итә. Бу вакцинада консервантлар һәм йомырка аксымы юк, ягъни аллергия тудырмый. Узган ел халыкны вакытында вакцинацияләү нәтиҗәсендә районда грипп эпидемиясенә юл куелмады. Ике атнадан соң вируска иммунитет барлыкка килсен өчен вакцинацияне сентябрьдә үк ясатырга кирәк, — ди район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов.

Беренче чиратта прививканы медицина хезмәткәрләре үзләре ясатачак, шулай ук 4 яшькә кадәрге балалар һәм йөкле хатын-кызлар вакцинацияләнә.

— Балалар һәм йөкле хатын-кызларның иммунитеты түбән, шуңа күрә грипп йоктыру куркынычы зур. Билгеле булганча, грипп үзе үк шактый авыр уза һәм өзлегүләр китереп чыгарырга сәләтле. Шуңа күрә үз сәламәтлегең турында кайгыртырга кирәк, — ди баш табиб.

Ул өлкән яшьтәгеләр, хроник авырулары булучыларның гриппны авыр кичерүләрен ассызыклый. Шуңа күрә аларга вакцинациядән баш тартырга кирәкми. Моннан тыш, еш кына грипп вирусын гадәттә авырмаган кешеләр дә йоктырырга мөмкин һәм мондый пациентларда авыру башкаларга караганда авыррак уза.

Ике атна эчендә үзәк дәваханәгә вакцинаның калган партиясе дә кайтачак һәм халыкны күпләп вакцинацияләү башланачак. Прививканы яшәү урыны буенча беркетелгән медицина учреждениесендә ясатырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев