Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Үзидарә рәисләре — бәйге җиңүчеләре

Узган җомгада Казанның «Корстон» эшлекле үзәгендә «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Тантанага Зәйдән дә территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре чакырылган иде.

Конкурсның төп максаты — территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген арттыру, җирле дәрәҗәдәге башлангычларны тормышка ашыруда халыкның эшлекле һәм социаль активлыгы өчен стимуллар булдыру.
Бәйге призеры дипломнары белән «Мирный» ТИҮ рәисе Гөлбану Галяминская, «Бөгелде» ТИҮ рәисе Мария Гарәпшина, «Завод» ТИҮ рәисе Нина Кузнецова, «Үзәк» ТИҮ рәисе Елена Савельева бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев