Узган якшәмбедә Зәйдә – йорт, Сарсаз-Баграж авылында мунча янган
17-23 гыйнварда район янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәте 3 чакыру алган. Шуның берсе ялган чакыру булып чыккан, икесе җитди янгын очрагы белән бәйле.
22 гыйнварда иртәнге сәгать 4 тулып 41 минутта 88нче янгын сүндерү бүлеге Зәй шәһәрендә Преображенская урамында янгын чыгуы турында хәбәр ала. Биредә торак йортту ут чыгып, ул тулысынча янып беткән.
Шул ук көнне Сарсаз-Баграж авылында да янгын чыга. Әлеге авылда бер шәхси хуҗалыкта мунча яна.
“Янгыннарның ни сәбәпле чыгуын ачыклау эшләре бара. Ут белән сак булыгыз. Ә янгын чыккан очракта, кичекмәстән 01, 112 телефон номерлары аша янгын сүндерүчеләргә хәбәр итегез. Үзегезне һәм милкегезне саклагыз!” – дип мөрәҗәгать итә зәйлеләргә район янгын күзәтчелеге хезмәте башлыгы Андрей Кириллов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев