Узган ел зәйлеләр «Халык контроле»нә 749 мәртәбә мөрәҗәгать иткән
Күпчелек мөрәҗәгатьләр территорияләрне һәм юлларны төзекләндерүгә кагыла.
Узган ел зәйлеләр «Халык контроле» порталына 749 тапкыр мөрәҗәгать иткән. Инфраструктура һәм территорияләрне, муниципаль юлларны төзекләндерү һәм карап тоту — нигездә зәйлеләрне шушы проблемалар борчый. 172 кеше территорияне комплекслы төзекләндерү, 144 кеше муниципаль юлларны тоту һәм ремонтлау, 57 кеше кышкы чорда урам-юл челтәре объектларын тоту, 15 кеше юл хәрәкәтен оештыру буенча мөрәҗәгатьләр калдырган.
89 мөрәҗәгать торак-коммуналь хуҗалык белән бәйле. Экология мәсьәләләре буенча 34 хат кергән. 22 мөрәҗәгать транспортка кагыла, шуларның 7се -җәмәгать транспорты юл хәрәкәтен оештыру буенча. Клаган мөрәҗәгатьләр хуҗасыз хайваннар, учреждениеләрнең исемнәрендә һәм язуларында хаталар, кәрәзле элемтә һәм башкаларга карый.
Мөрәҗәгатьләрнең 78 проценты уңай хәл ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев