Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Узган атнада зәйлеләр мошенникларга 219 мең сум акча күчергәннәр

9 — 15 декабрьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 96 хәбәр һәм гариза кергән.

Теркәлгән җинаятьләр арасында кыйнау, мошенниклык, компьютер мәгълүматларына законсыз керү, урлашу очраклары бар. Бу чорда шәһәр-районда 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 

Мошенниклык очракларына тулырак тукталыйк. 

12 декабрьдә район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче бер кешедән гариза керә. Аңа билгесез кеше «WhatsApp» мессенджеры аша кредит рәсмиләштерүне булдырмау өчен акчаларны куркынычсыз счетка күчерергә тәкъдим итә. Шул рәвешле, ул 149 мең сум акчасыннан колак кага. 

Шул ук көнне мошенниклар берәүнең банк счетыннан 60 мең сум акчасын урлый. 

13 декабрьдә полиция бүлегенә мошенникларның Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына хокуксыз керүе турында гариза белән бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул шулай ук кредитны рәсмиләштерүне булдырмыйм һәм акчаны куркынычсыз счетка күчерәм дип, 10 мең сум акчасын билгесез счетларга күчергән. 

«Мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылды, аларны кылуда катнашы булган затларны билгеләү буенча оператив-техник чаралар үткәрелә. Узган атнада җирле халыкка китерелгән гомуми зыян 219 000 сум тәшкил итә», — дип хәбәр итәләр полициядән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев