Узган атнада Зәйдә руль артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган
6-12 октябрьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 105 хәбәр һәм гариза кергән.
Теркәлгән җинаятьләр арасында урлашу, мошенниклык очраклары бар.
Бу чорда шәһәр-районда 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 54 очрагы теркәлгән. Машина руле артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев