Узган атнада Зәйдә руль артына алкоголь кулланып утырган бер машина йөртүче тоткарланган
8-15 сентябрьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 120 хәбәр һәм гариза кергән. Теркәлгән җинаятьләр арасында мошенниклык, кыйнау очраклары бар.
Бу чорда шәһәр-районда 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларның берсендә сәламәтлегенә зыян килүче бар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 74 очрагы теркәлгән. Машина руле артына алкоголь кулланып утырган бер машина йөртүче тоткарланган.
Сайлаулар көнне район эчке эшләр бүлегенең шәхси составы сайлау участокларында җәмәгать тәртибен саклауга җәлеп ителгән. Сайлауларны уздыру вакытында җәмәгать тәртибен бозуларга юл куелмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев