Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Узган атнада Зәйдә никах балдагы, телефон, кибеттән товар урлау очраклары теркәлгән

Әлеге җинаятьләрне элек тә хөкемгә тартылган зәйлеләр кылуы ачыкланган.

22 июльдә район эчке эшләр бүлегенә бер хатын-кыздан сумкасыннан ике никах балдагын урлаулары турында гариза керә. Аңа 40 мең сумлык матди зыян килә.

“Хәзерге вакытта әлеге җинаятьтә катнашы булганнарны ачыклау буенча оператив эзләү эшләре үткәрелә”, - дип хәбәр итәләр полициядән. 

23 июльдә бер ир-ат бүлмәсеннән телефонын урлаулары турында хәбәр итә.

“Оператив эзләү эшләре барышында әлеге җинаятьне элек тә хөкемгә тартылган 66 яшьлек Зәй кешесе кылуы ачыкланды”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән. 

25 июльдә полициягә шәһәрдәге бер эре кибетнең иминлек хезмәткәреннән билгесез кешенең кибеттән 6000 сумлык товар урлавы  турында мөрәҗәгать керә. Әлеге җинаятьне кылуда элек тә хөкемгә тартылган 37 яшьлек хатын-кыз гаепләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев