Узган атнада Зәйдә исерткеч кулланып руль артына утырган өч кеше тоткарланган
24 апрель – 1 майда район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 151 хәбәр һәм гариза кергән.
Аларның 5се – урлашу, 4се – кыйнау, 3се – мошенниклык очрагы. Бу чорда шәһәр-районда 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Руль артына алкоголь кулланып утырган өч машина йөртүче тоткарланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 234 очрагы теркәлгән.
Фото "Татар-информ"нан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев