Узган атнада Зәйдә исерткеч кулланып руль артына утырган ике кеше тоткарланган
Узган атнада район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 129 хәбәр һәм гариза кергән.
Аларның 5се – урлашу, 1се – үтерү белән янау, 1се – кыйнау, 2се – мошенниклык очрагы. Бу чорда шәһәр-районда 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда кешеләр сәламәтлегенә зыян килмәгән. Руль артына алкоголь кулланып утырган ике кеше тоткарланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 152 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев