Узган атнада Зәйдә ике янгын чыккан
9 – 22 октябрьдә район янгын күзәтчелеге бүлеге 6 чакыру алган. Аның икесе ялган чакыру булып чыккан, берешәре – ризык көю, файдаланылмаган бина яну, икесе – янгын очрагы.
22 октябрьдә 17 сәгать 30 минутта 88нче янгын сүндерү часте шәһәрдә Ленин урамындагы бер күп катлы йорт фатирыннан төтен чыгуы турында хәбәр ала. Биредә фатирдагы көнкүреш техникасы янган.
21 октябрьдә шәһәрдәге бер бакчачылык ширкәтендәге бакча йорты янган.
«Ике очракта да янгынның ни сәбәпле чыгуын ачыклау эшләре бара», — дип хәбәр итәләр район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
Фото район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев