Узган атнада Зәйдә алкоголь кулланып руль артына утырган бер кеше тоткарланган
Аңа карата беркетмә тутырылып, материаллар җәмәгать судына җибәрелгән.
16 — 22 октябрьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 122 хәбәр һәм гариза кергән. Аларның икешәре — кыйнау, алкоголь продукциясен законсыз сату, мошенниклык, өчесе — компьютер мәгълүматларына законсыз керү очрагы.
Бу чорда шәһәр-районда 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларны берсендә кешеләр сәламәтлегенә зыян килгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 72 очрагы теркәлгән. Руль артына алкоголь кулланып утырган бер машина йөртүче тоткарланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев