Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Узган атнада Шумыш авылында машина янган

9-16 июльдә район янгын күзәтчелеге бүлеге 9 чакыру алган. Шуның 4се ялган чакыру булып чыккан, берешәре — плитәдә ризык көю, чүп яну, 2се — җитди янгын очрагы.

11 июльдә төнге сәгать 12ләр тирәсендә 88нче янгын сүндерү частенә Иске Зәйдә янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Биредә Совет урамындагы бер хуҗалыкта мунча яна.

«Утның ни сәбәпле чыгуын ачыклау өчен тикшерү эшләре бара», — дип хәбәр итәләр район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Шул ук көнне Шумыш авылында да янгын чыга. Янгын сүндерүчеләргә үзәннән төтен күренүе турында хәбәр итәләр. Биредә «Рено Дастер» машинасы яна.

«Янгынның сәбәбе — транспорт чарасы узелларының һәм механизмнарының төзек булмавы», — ди инспекторлар.

Фото район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев