Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Узган атнада районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 72 очрагы теркәлгән

1-7 декабрьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 81 хәбәр һәм гариза кергән. Теркәлгән җинаятьләр арасында мошенниклык, кыйнау, урлашу очраклары бар.

Бу чорда шәһәр-районда 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда, бәхеткә, сәламәтлекләренә зыян килүчеләр, үлүчеләр юк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 72 очрагы теркәлгән.

2 декабрьдә бүлеккә Зәйдә яшәүче бер ир-аттан билгесез кешеләр “Энергетик” ширкәтендәге гаражында  йозагын ватып кереп, транспорт чараларыннан ике механик коробка урлаганнар. 

“Әлеге җинаятьтә катнашы булучыларны ачыклау буенча оператив эзләү чаралары үткәрелә”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев