Узган атнада районда алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган дүрт йөртүче тоткарланган
30 гыйнвар – 6 февральдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 135 хәбәр һәм гариза кергән.
Район юлларында 9 юл-транспорт һәлакәте, юл йөрү кагыйдәләр бозуның 203 очрагы теркәлгән. Ә руль артына алкоголь кулланып утырган дүрт машина йөртүче тоткарланган.
“Исерек хәлдә машина белән идарә итүчеләр төзәтеп булмаслык хата ясауларын онытмасын иде. Андый машина йөртүчеләрнең сиземләү тойгысы кими, ул хәлне дөрес бәяләү һәм дөрес сайлау сәләтен югалта. Машина йөртүче хәтта аз гына эчкән булса да, юлдагы хәлне бәяләргә һәм аңа игътибар итәргә өлгерми. Исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыручы машина йөртүчеләр үзләрен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә гомерен куркыныч астына куюын истән чыгармасынар иде”, - дип мөрәҗәгать итә машина йөртүчеләргә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин.
Фото "Татар-информ"нан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев