Узган атнада районда алкоголь кулланган хәлдә руль артына утырган өч йөртүче тоткарланган
6 – 12 мартта район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 117 хәбәр һәм гариза кергән.
Район юлларында 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда кешеләр сәламәтлегенә зыян килмәгән. Ә руль артына алкоголь кулланып утырган өч машина йөртүче тоткарланган. Аларның берсе - 48 яшьлек авылда яшәүче ир-ат, ә икесе - 37 һәм 64 яшьлек Зәй кешеләре.
Фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев