Узган атнада Югары Шепкәдә бер хуҗалыкта янгын чыккан
1-25 апрельдә район янгын күзәтчелеге бүлеге 27 чакыру алган. Шуның 20се ялган чакыру булып чыккан, 6сы – чүп, кипкән үлән һәм камыш яну, 1се – авылда янгын очрагы.
20 апрельдә 14 сәгать 53 минутта Югары Шепкә авылында янгын чыккан. Биредә бер шәхси хуҗалыкта сарай янган.
“Янгынның ни сәбәпле чыгуын ачыклау эшләре бара”, - дип хәбәр итәләр район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев