Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Узган атнада Федоровкада һәм Иске Зәйдә йорт янган

20 – 27 июльдә район янгын күзәтчелеге бүлеген 6 чакыру алган. Шуның өчесе ялган чакыру булып чыккан, берсе – үлән яну, икесе – җитди янгын очрагы.

25 июльдә 2 сәгать 20 минутта 88нче янгын сүндерү часте Федоровка авылында торак йортта янгын чыгуы турында хәбәр ала.

“Торак йорт электрлаштырылган һәм газлаштырылган. Ут чыгу нәтиҗәсендә бүрәнәдән салынган йорт һәм андагы барлык мөлкәт тулысынча янып беткән. Йорт иминиятләштерелмәгән. Килгән зыян күләме һәм янгынның сәбәбе ачыклана”, - дип хәбәр итә район янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Андрей Кириллов.

Шул ук көнне иртәнге 4 сәгать 7 минутта Иске Зәйнең Мәктәп урамында хуҗасыз торак булмаган йортта янгын чыккан. Йорт электрлаштырылмаган, газ кертелмәгән. Янгын нәтиҗәсендә йорт тулысынча янып беткән. Утның ни сәбәпле чыгуын ачыклау эшләре бара.

Фотолар район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев