Узган атнада Бура-Киртәдә йорт янган
19 март — 8 апрельдә район янгын күзәтчелеге хезмәте 5 чакыру алган. Шуның өчесе — плитәдә ризык көю, икесе — янгын очрагы.
6 апрельдә 18 сәгать 53 минутта 88нче янгын сүндерү часте Бура-Киртә авылында янгын чыгуы турында хәбәр ала. Биредә йорт яна.
«Утның ни сәбәпле чыгуын ачыклау эшләре бара», — дип хәбәр итәләр район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
Шул ук көнне шәһәрдә Җиңү проспектында чүп үткәргечтәге чүп-чарлар яна.
«Янгын чыгу нәтиҗәсендә бер квадрат метр мәйданга зыян салынган. Янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан», — ди янгын сүндерүчеләр.
Фото янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев