Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Узган атнада Аксар авылында янгын чыккан

1 – 19 майда район янгын күзәтчелеге хезмәте 11 чакыру алган. Шуның 7се ялган чакыру булып чыккан, 1ешәре плитәдә ризык көю һәм юл һәлакәтендә автомобиль яну, 2се – җитди янгын очрагы.

16 майда 21 сәгать  40 минутта 88нче янгын сүндерү частенә Зәйдә Декабристлар урамында янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Биредә гараж, машина яна.

18 майда 18 сәгать 04 минутта Аксар авылында янгын чыгуы турында хәбәр алына. Биредә йорт, хуҗалык корылмалары, гараж янып бетә.

“Янгыннарның ни сәбәпле чыгуын ачыклау, тикшерү эшләре бара”, - дип хәзбәр итәләр район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев