Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Үзеннән соң якты эз калдырды

1 июльдә Кәрәкәс авылында гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәтле педагогик хезмәт ветераны Фаиз Гомәр улы Гомәровны соңгы юлга озаттылар.

Фаиз Гомәр улы 1930 елда Кәрәкәс авылында дөньяга килә. Ул — тыл ветераны, гомер буе укытучы булып эшләгән 42 ел стажлы хезмәт ветераны.

Фаиз абый белән тормыш иптәше Әлфия апа шатлык-куанычларны, авырлык-сынауларны бергәләп күтәреп, дүрт малай үстереп, яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып, 64 ел бергә матур гомер кичерделәр.

1945 елда алар икесе дә Алабуга педагогика уку йортына укырга керәләр, 1950 елда тәмамлап, 4 елдан тормыш корып җибәрәләр.

Фаиз абый — тормыш баскычларының төрлесеннән үтеп, сынауларда сыналмыйча, мактаулы исемнәргә лаек булган кеше. Клубта оештырылган бәйрәм-кичәләрдә, утырышларда бик теләп катнашты, яшь буынга тәрбия бирүдә ярдәм итте. Аның ярдәмендә авылда күп кенә эшләр башкарылды. Ул һәрвакыт ачык йөзле, киң күңелле, кешеләрне ярата, кеше гозерен беркайчан да кире какмый, ярдәм итәргә тырыша иде.

Фаиз Гомәровичка 94 яшь, Кәрәкәснең тик тормас, тынгы белмәс, үткен зиһенле, шук-шаян, Әлмәндәргә тиң бабай иде.

Бигеш авыл җирлеге, педагогик хезмәт ветераны, җирлекнең хөрмәтле кешесе Фаиз Гомәр улы Гомәровның вафат булуы сәбәпле, мәрхүмнең балаларының, якыннарының авыр кайгысын чын күңелдә уртаклаша.

Фотода Фаиз Гомәр улы Бигеш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Вәлиев белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев