Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Үзенчәлекле мастер-класста зәйлеләр йорт өчен декоратив элементлар ясадылар

Зәйнең “Радость” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә гипс кою техникасында йорт өчен декоратив элементлар булдыру буенча уникаль мастер-класс үтте.

 “Шәп күршеләр” конкурсы кысаларында  “Тылсымлы гипс” инклюзив  остаханәсе”  проектын гамәлгә ашыру максатында оештырылды. 

Анда Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлеге әгъзалары иҗат итте. Күрү сәләте бозылган кешеләр өчен гипс белән эшләү үзенчәлекле мөмкинлекләр ача, бу материал һәр этапта куллар белән форманы «күрергә» мөмкинлек бирә. Физик мөмкинлеге чиклеләр  кагылу аша, төрле силикон формаларын өйрәнделәр, гипс катнашмасын мөстәкыйль болгаттылар, гомумән үзләре тудыручы иҗат процессын тойдылар.

“Мондый мастер-класс — ул диалог, ышаныч һәм һәркемгә үз сәләтен күрсәтү мөмкинлеге”,  - дип билгеләп үтте проект җитәкчесе.

фотолар «Радость» үзәгеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев