Үзе дә бал кортыдай тырыш ул
Игорь Савгильдин — умартачылар нәселеннән.
Нәселдән-нәселгә килгән эш аеруча да үзенчәлекле була. Һөнәрнең серләрен буыннан-буынга күчерү яхшы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Канаш авылында яшәүче Игорь Савгильдин — үзләренең нәселендә өченче буын умартачы. Умартачылык кәсебеннән кала, бу гаиләдә күпләп үгезләр дә асрыйлар. Тырыш һәм эш сөючән гаилә белән без дә аралашып кайттык.
Без килгәндә Игорь Савгильдин тормыш иптәше Вера ханым белән умарталары арасында кайнаша — уңышны барлыйлар иде. Көчләрен дә, вакытларын да кызганмый, умарталыкта бергәләп хезмәт куя алар. Барысы да нәкъ бал кортлары кебек, тик тора торганнардан түгел. Умартачылар өчен хәзер кызу урак өсте — уңыш җыю вакыты.
Савгильдиннар Канаш авылында яши. Канаш — кечкенә булса да, табигате искиткеч гүзәл. Әйләнә-тирәсендә урман-аланлык, авыл башында гына елгасы да бар. Күпләп терлек үрчетү, умарта санын арттыру өчен менә дигән шартлары җитәрлек. Эшлим дигән кеше өчен теләк кенә булсын.
Савгильдиннар авылдан ерак түгел урман эчендә 40 баш умарта тоталар. Гаилә башлыгы Игорь Николаевичның умартачылык белән мавыгуы кечкенәдән килә. Әтисе дә, бабасы да тәҗрибәле умартачылар булган. Бабасыннан калган умарталары хәзер дә уңыш туп-лауда хезмәт итә.
— Кортлар өчен һава торышы уңай булды быел. Табыш яхшы булырга охшаган. Гадәттә бер умартадан уртача 30-40 килограмм бал алабыз. Бер тапкыр язгы балны суырттык инде, — ди умартачы.
— Сезнең һөнәрне дәвам итүчеләр бармы соң? — дип сорыйм остадан.
— Безнең бит өчесе дә кызлар, бертуган энекәшнең ир бала оныкларына өйрәтәм, кечкенә булсалар да, кызыксынып үзләштерәләр, — ди ул.
Савгильдиннар ел әйләнәсе хезмәттә. Мөгезле эре терлек үрчетүнең дә файдасын тапканнар. Умарталардан бушаган арада үгезләр үстерәләр. Канаштан ерак түгел үз фермалары бар. Крестьян-фермер хуҗалык булдырып, халыкны ит белән тәэмин итәләр. Бу өлкәдә Савгильдиннарның тәҗрибәләре зур. Моңа кадәр үсемлекчелек белән дә шөгыльләнеп караганнар.
Бүгенге көндә үзләренең техникалары белән кыш өчен малларга ризык әзерләү белән мәшгуль алар.
— Итчелек — бик файдалы кәсеп. Бергә эшләгәндә, нәтиҗәсе күзгә күренгәндә хезмәттән курыкмыйбыз, — ди хуҗабикә Вера Савгильдина.
Тырышлыклары бушка китми аларның: үзләренең сатып алучылары бар. Көзен шәһәр үзәгендә узучы авыл хуҗалыгы ярминкәләре Савгильдиннар продукциясеннән башка үтми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев