Үзара салым – үзебез өчен
Үзара салым программасы авыл халкын проблемаларны хәл итүдә актив катнашырга этәрә.
Бүгенге көндә район авылларында үзара салым программасы буенча җыелган акчалар зур эшләр башкарырга мөмкинлек бирә.
Кайдадыр юллар салына, урамнар яктыртыла, зиратлар, һәйкәлләрне төзекләндерәләр, спорт һәм балалар мәйданчыклары урнаштырыла, су проблемалары хәл ителә. Халыктан үзара салым программасы буенча җыелган акча читкә китми, бер сумга дүрт сум исәбеннән дәүләт субсидиясе алынып, авылда шактый зур эшләр башкарыла.
Аксар авыл җирлегенә караган Икенче Бөгелдедә үзара салым программасы кысаларында җиде ел эчендә торак пунктта яшәү сыйфаты сизелерлек яхшырган.
— Быел Икенче Бөгелдедә автомобиль юлы яктыртылды. Без моны күптәннән көткән идек. Моның өчен Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльмановка рәхмәтлебез. Хәзер куркынычсыз яктыртылган юлдан йөрибез, — ди Валентина Касаткина.

2016 елда Икенче Бөгелдедә Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл куелган һәм җирле халыкның Җиңү көнендә сугыш кырларында һәлак булганнарны искә алырга җыелыр урыны бар хәзер.
2019 елда балалар мәйданчыгы төзекләндерелгән, 2020 елда иске яктырткычлар заманчаларга алыштырылган, узган ел ике янгын гидранты урнаштырылган.
— Аксар авыл җирлегендә яшәүчеләрнең ярдәме белән зиратны төзекләндерү мөмкин булды. Өченче Бөгелдедә юлга асфальт кисәкләре салынды. Чүп-чар вакытында чыгарыла. Җирлектә яшәүче иң актив кешеләр өмәләрдә һәм агачлар утыртуда катнашалар. Икенче һәм Өченче Бөгелдедә яшәүчеләр бик актив һәм тату. Бергәләп без авылда башка күп кенә мәсьәләләрнең дә хәл ителүен телибез, — ди Икенче Бөгелдедә яшәүче Надежда Дуболазова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев