Үзара салым буенча халык җыеннары уза
Узган атнада район авылларында үзара салым җыю буенча халык җыеннары башланды.
Анда торак пунктларда яшәүчеләр үз территорияләре өчен мөһим булган эшләрне билгеләп, аларны башкаруга акча җыюны хәл итә. Үзара салым программасы буенча җыелган һәр 1 сумга хөкүмәттән акчалар 4 сум өстәлеп кайта һәм авыл өчен кирәкле булган эшләрне башкаруга тотыла.
Узган атнада җыеннар район авылларында узды. Күпчелек авылларда үзара салымны 600 сумнан җыю хәл ителде. Берничә авылда 1000 сум җыярга карар иттеләр.
Районда барлыгы 85 торак пункт исәпләнә, шуларның барысында да үзара салым буенча халык җыеннары үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев