Үзәк мәчеттә район басмаларын яратып укыйлар
Газеталар – мәгълүмат чыганагы.
Газета-журналлар укып мәгълүмат алырга гадәтләнгән кеше гомере буе аңа тугрылыклы кала. Бу уңайдан районыбызның өлкән буын кешеләре – район басмаларының даими укучылары.
Таҗетдин Ялчыгол исемендәге үзәк мәчеткә йөрүчеләр дә һәр җомга саен “Зәй офыклары”, “Новый Зай” газеталары килгәнен көтеп алалар. Имам-мөхтәсиб Фатыйх хәзрәт Нуруллин карары белән әлеге газеталар мәчеткә даими төстә күпләп яздырыла.
“Район газеталарында гомуми район-шәһәр яңалыклары белән беррәттән дини тәгълимат, мәчетләребездә алып барылучы эшләр дә яктыртыла. Мәчеткә намазга йөрүче өлкәннәр белән бергә аны яшьләребез дә укый. Ә “ташка басылганның” ышандыру, яхшы эшләргә үгетләү көче зур. Шуңа да район басмалары мәчетебезгә яздырып торыла”, – дип ассызыклый Фатыйх хәзрәт Нуруллин.
Мәчеткә инде агымдагы елның икенче яртысы өчен дә газеталарга алдан ук язылып куйдылар. Чөнки район басмаларына ихтыяҗ зур.
“Җомга көнне “Зәй офыклары”, “Новый Зай” газеталары килүгә, өлкән буын кешеләре аларны алып җыелышып укыйлар, кайбер язмалар турында фикер алышу да була. Шулай ук өйләренә язылу мөмкинлеге булмаучыларга алып китеп укырга да рөхсәт ителә. Үзебезнең җирлек турындагы хәбәрләр безгә бик кирәк”, –дип фикерен белдерде Фәнил хәзрәт тә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев