Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Үзәк китапханәдә сукырлар өчен кычкырып уку оештырдылар

Үзәк китапханәдә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы әгъзалары өчен “Журналда һәм газетада бөтен дөнья турында” дип аталган кычкырып укулар үткәрелде.

Укучылар өчен китапханәнең уку залы ала торган “Зәй офыклары”, “Ватаным Татарстан”, “Комсомольская правда”, “Аргументы и факты” газеталары, “Казан утлары”, “За рулем”, “Татарстан”, “Физкультура и спорт”, “1000 совет” журналлары укылды. Әлбәттә, хатын-кызларга "1000 совет" журналы ошады.

-Чарада катнашучылар тиз генә таралышырга ашыкмады. Хатын-кызлар бер-берсе белән матурлык, бәйрәмнәргә оригиналь ризыклар пешерү, оныкларын тәрбияләү ысуллары белән уртаклаштылар, - ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.

Фотолар үзәк китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев