Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Үз һөнәренә мәхәббәтне балаларында да тәрбияләгән

Һәр оешма хезмәт алдынгылары белән таныла. Зәй район электр челтәре дә үз эшенең осталары белән билгеле. Шундыйларның берсе — Айрат Харис улы Гыйлаев турында аерым сөйләп үтү урынлы булыр.

Районыбызның Югары Шепкә авылы егете яшьтән үк электромонтерлык һөнәренә хирыс була. Башта ул Әлмәттә политехник колледжда техник-механик белгечлеге алып чыга. Торак-коммуналь хуҗалыгы системасында эшли. Армия хезмәтеннән соң «Электросервис» оешмасында баш инженер вазифасын башкара. Ә район электр челтәре оешмасына 2012 елда килә, бер үк вакытта Казан дәүләт энергетика университетына читтән торып укырга керә. Башта электромонтер була, аннан мастер, хәзер исә соңгы өч ел дәвамында өлкән мастер вазифасында хезмәт куя. Бүгенге көндә аның җитәкчелегендә 20 хезмәткәр эшли.

— Без шәһәр һәм районда биш участокка бүленгән территорияләрдә электр линияләре һәм җиһазлар төзеклеге өчен җаваплы. Шәһәрдә — ике участок, районда Озеровский, Биш, Тәкмәк участокларына бүленеп эш алып барыла. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыга калган очрак өчен тәүлек дәвамында һәм ял көннәренә дежур бригадалар билгеләнә. Шунысы бар, хәзер без 50 процент күләмендә төрле аварияләрне линияләрдәге утны сүндермичә көчәнеш астында эшләп башкарабыз, моның өчен белгечләребез җитәрлек, шуңа да халык электр линияләрендәге төзексезлекләрне күп очракта белми дә кала, — дип сөйли Айрат Гыйлаев үз хезмәтенең үзенчәлекләре турында.

Ә менә оешмага электромонтер эшен дә, компьютердагы һәм документлар белән эшләүне дә тиз үзләштерүче яшьләр килүгә ул аеруча шат. Сер түгел, һәр тармактагы кебек, электр челтәрендә дә яшь белгечләр бик кирәк. Яңа хезмәткә алынучыларны Айрат Харисович бик теләп үзе белгәннәргә өйрәтә.

«Эшенә бик җаваплы караучы җитәкче дә, яшьләргә үз эш вакыты белән исәпләшмичә һөнәри юнәлеш бирүче остаз да», — ди аның турында оешма җитәкчесе Олег Лукин.

Айрат Гыйлаев үз һөнәренә мәхәббәтне балаларына да күчерә алган. Кызы Резидә бүгенге көндә әлеге юнәлештә югары белем алып, нефтехимия заводында инженер булып эшли. Ә улы Алмаз — Түбән Кама электр челтәре оешмасында электромонтер, читтән торып югары белем ала. Әти кеше балаларының үз һөнәрен дәвам итүчеләр булуы белән чын күңелдән горурлана.

Айрат Харис улы ноябрь азагында гына 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. 33 еллык хезмәт стажын ул энергетика өлкәсенә бирүенә шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев