Үз эшенең остасы
Энергетика тармагында очраклы кешеләр, гомумән, юк. Әлеге һөнәрне җавапсыз, дисциплинасыз кеше башкара да алмый.
Васил Хәлиуллин Түбән Кама электр челтәрләренең Зәй филиалында 18 ел электр монтеры булып эшли. Ул Биш участогында хезмәт куя. Төп бурычы — район халкын электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итү. Ул хезмәт куйган участокка 25 авыл карый. Хезмәтләрендә түземлелек таләп ителә, чөнки энергетикларның объектлары — электр тапшыру линияләре, ә алар, кагыйдә буларак, табигать көйсезлекләре вакытында бик күп мәшәкатьләр китереп тудыралар. Әмма әлеге һөнәр ияләре кешеләрне яктылык һәм җылылык белән тәэмин итәргә дип авария булган урынга ашыгалар.
Васил Әхтәмҗанович линияләрдә килеп чыккан җитешсезлекләрне башкаларга караганда күбрәк белә, чөнки хәзер аңа бригадир вазифасы да йөкләнгән. Моның өчен кайчандыр алган белем генә аз, аны туктаусыз тулыландырырга кирәк. Утны сүндермичә генә эшләү технологиясен дә үзләштергән. Электрик багана башында эшли, ә өйләрдә ут яна.
—Элекке эшли башлаган еллар белән хәзергене чагыштырганда, хезмәтебез күпкә җиңеләйде. Мин эшкә кергән елларда алыштырырга чыбык та, автомат та юк иде. Таләпләр катгыйланса да, материаллар белән тәэмин ителештә проблемалар юк. Хәзер электрны аермыйча гына эшлибез, өйрәндек бу эшкә дә, — ди Васил Әхтәмҗанович.
Хәлиуллиннар гаиләсе Куш-Елга авылында яши. Гаиләдә өч малай үскән. Олы уллары Илсур өйләнгән, әти-әнине онык белән сөендергәннәр. Уртанчы уллары Илназ Чаллы политехник көллиятендә, кечесе Инсаф Түбән Биш мәктәбендә VIII сыйныфта укый. Любовь белән Васил Хәлиуллиннар авылда тырыш хезмәт белән яшиләр. Мал асрыйлар, бакча үстерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев