Утлы Ат елын каршылап
Югары Пәнәче мәдәният йортында киләчәк Ат елы уңаеннан кызыклы күргәзмә оештырылды.
2026 ел – Ат елы якынлаша. Кытай календаре буенча 2026 ел символы – Утлы Кызыл ат. Ул көч, үҗәтлек, энергия һәм бәйсезлекне гәүдәләндерә.
Бу ел хуҗасы ашкынучан, бәйсез, игътибар үзәгендә булырга, ирек, танылу, ярыш ярата. Ул энергияле һәм харизмалы, турылык һәм гаделлек яклы. Утлы Кызыл ат зур максатларга рухландыра белә.
Югары Пәнәче мәдәният йортында киләчәк Ат елы уңаеннан «Фотоларда – көмеш тояклы атым» күргәзмәсе оештырылды.
Күргәзмәдә урын алган һәр фотоның үз тарихы, үз кыйммәте.
1950-1960 еллардагы фотолар үткәнгә алып кайта. Салам түбәле йортлар да күзгә ташлана... Заманында мәктәп директоры булып эшләгән Кашшаф абый Хәмитов аты белән районга документлар илтергә бара. Тормыш иптәше Сабира апа озатып кала...
Алдагы фотода фермада эшләүче атлы көтүчеләр. Эшләренә җаваплы караучы, бер көн эштән калмаган Мөнир абый Хуҗин һәм Сәмигулла абый Хәйдәровлар.
Авылдашыбыз Галимҗан абый Гомәровның да үз аты булган. Ул эшкә яраткан аты белән йөргән. Фәргать абый Хәмитов 1962 еллар тирәсендә карточка төшерү серләренә өйрәнгән була. Галимҗан абыйны ул аты белән эшкә барган вакытта истәлеккә фотога төшерә. Вакытлар үтсә дә, әлеге фото үз кыйммәтен югалтмый, матур бер ядкарь булып калган.
Рәшит абыйны ат белән солдатка озату фотосы да игътибарга лаек. Классташлары, авылдашлары солдатны армия сафларына озатырга җыелган. Әлеге фотода булганнарның кайберләре арабызда юк инде. Фотодагы егет-кызларга да хәзер 75-76 яшь.
Зәйгә кышны озату бәйрәменә авылдашлар үз атларын бизәп бара торган булганнар. Бизәлгән атларда төшкән шундый истәлек Сәмигулла абый Хәйдәровта сакланган.
Данлыклы атлар фермасы булган Хәйдәр абый Мәрдамшин эшен хәзер улы Зөлфәт дәвам итә. Урта Пәнәче авылында үз утары булган Зөлфәт ат үрчетү серләрен яхшы белә. Атлы туризмны җәелдерүгә өлеш керткән Зөлфәт Мәрдамшинга Татарстан районнары, шәһәрләреннән ат яратучылар килә. Артистлар да үз итә бу җирләрне. Туй, бәйрәм чараларын биредә үткәрүче яшьләр дә бар. Күргәзмәбезне Зөлфәт атлары да бизи, ямьли.
Атлар берәүне дә битараф калдырмый, үзенә җәлеп итә. Авылдашларыбыз Әнисә апа Чикина, Рәмис Шәрифуллинның да атлар янында төшкән фотолары күргәзмәдә урын алды.
Фотолар белән уртаклашкан авылдашларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Еллар имин килсен. Ат елы бәрәкәт, муллык, тынычлык алып килсен.
Күргәзмәдә атлар турында кызык-лы мәгълүмат та урнаштырылган.
Әгәр тарихка күз салсак, кешенең ат белән дуслыгы безнең эрага кадәр 5000 ел элек башланган. Бу турыда тау куышларында ясап калдырылган борынга рәсемнәр сөйли.
Ат төшне төсле итеп күрә.
Ат 60 километр-сәгать тизлек белән чаба һәм 2,5 метр биеклеккә сикерә ала.
Ат күз, борын, ияк, колак тирәсендә урнашкан озын төкләре (антенналары) ярдәмендә сизә.
Ат якыннан яхшы күрә: хәтта кешенең ым, ишарәсен тоя ала. Әмма ерактан начар күрә. Ат алда, артта, уңда, сулда, аста, өстә нәрсә барын тигез дәрәҗәдә яхшы күрә. Кояш яктысы күзен чакмый.
Атның иң куркыныч җан иясе – умарта корты. Әгәр берьюлы дистәләп умарта корты һөҗүм итсә, ул үләргә мөмкин.
Ат басып йоклый.
Атның ишетү сәләте көчле.
Ис аеру сәләте дә нык үскән. Бияләр үз колыннарын исеннән таба.
Илһамия Гарифуллина, мәдәният йорты җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев