Урының җәннәт түрләрендә булсын, Җәннәт!
Арабыздан тагын бер яхшы кеше китте мәңгелек йортка.
Җәннәтне озатырга барырга йөрим, ә башымда аның белән бәйле хатирәләр яңара.
Җәннәт — чын мәгънәсендә олы хәрефтән язарлык Кеше иде. Чирек гасырдан артык аралашу вакытында мин аны бик тырыш, мәгънәле, йомшак күңелле, зәвыклы, ярдәмчел ханым дип беләм. Ул менә дигән педагог иде. Һәр баланың күңеленә үтеп кереп, һәрберсенә икенче әни булып, бар көчен куеп эшләде. Җәннәттәге энергиягә сокланырлык иде.
Тормышта да алар Марат белән бер-берсен тулыландырып, артык дөнья малына кызыкмыйча, бар булганына Аллаһка шөкер итеп яшәделәр. Җәннәт — бик ипле ир хатыны, ике улына киңәшче әни, оныгына яраткан әби булды. Киң күңеле белән ике як туганнарын да якын итеп яшәде.
Илгизә апа белән Раиф абый, менә дигән балалар үстергәнсез. Җәннәтнең иртә китүе генә — олы хәсрәт. Нишлисең, ахирәттә дә яхшы кешеләр кирәктер инде, күрәсең.
Тормышымдагы авыр вакытларны да ул үз йөрәге аша үткәрде. Төпле киңәшләре белән юата белде. Нәрсә әйтим? Әйтер сүзем юк. Якыннарына Раббым сабырлык бирсен. Якынын югалткан кешенең кайгысын уртаклашып булмый ул... Сабырлык, түземлек насыйп итсен Аллаһы Тәгалә. Калганнарга сәламәт озын гомер, иман байлыгы бирсен. Урының җәннәт түрләрендә булсын, дускаем!
Разилә Салаватова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев