Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Урта Пәнәчене ямьләп яши ул

2026 ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи, диләр. Әлеге сүзләр мәкалә герое Нина Федотовага бик тә туры килә.

Нина апа эшчән, тырыш Василий Николаевич һәм Екатерина Павловна гаиләсендә   -  өлкән бала. Гаиләдә алты бала үсә. Нина апа  1936 елда Бөек Ватан сугышы башланганчы туган, 1941 елда әтисе Василийның сугышка киткәнен дә хәтерли кыз. Әтисе Бөек Ватан һәм япон сугышларын  кичеп, 1946 елда гына туган якларга кайта. Тормыш иптәшенә кайчандыр чегән юраган юш килә: “Ирең сугыштан соңрак кайтыр”, -  дигән була ул.  Тормыш иптәше Екатерина ире кайтуга  йорт төзеп куя. 

Авыл тарихын, үткәнне бик яхшы хәтерли Нина апа.  90 яшенә җиткәндә дә һәр сорауга төпле һәм төгәл итеп җавап бирүе белән сокландырды. 

"Әтиебез эшкә бик оста булды. Ат тәгәрмәчләре дә ясый иде. Урта Пәнәчедә әти төземәгән йорт булмагандыр. Һәр кешегә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Капка-койма, түбә ябу эшләрен дә яратып башкарды. Гомере генә озын булмады: 60 яшендә арабыздан китте", - дип искә ала Нина апа. 

Әнисе Екатерина да бик уңган, чисталыкны яратучы, аш-суга оста була. Гәүдәгә кечкенә булса да, ир-ат эшеннән дә куркып  тормый Екатерина апа. Ат дворында конюх булып хезмәт куя. 

-Урта Пәнәчедә ат дворында өч бригада эшләгән. Югары оч, Урта оч, Түбән оч бригадаларында 6 хатын- кыз, һәр бригадада икешәр булып, хезмәт куйган. Бригада саен иллегә якын ат булган. Әни Урта оч бригадасын җитәкләгән. Сугышка бик күп ат озатыла. Авылда  да атлар кала. Күбесе  күтәрәмгә калырдай  атлар була. Атларны исән калдыру өчен бик нык  тәрбиялиләр, үлемнән йолып калалар. Озын гомерле булды әни – 90 яшенә җитте. Тормышка яраклы итеп, эшкә өйрәтеп үстерде безне, - дип сөйли Нина апа.

Нина Васильевна дүртенче класска кадәр белемне Урта Пәнәче мәктәбендә ала, бишенче класска Югары Пәнәче мәктәбенә укырга килә. Ул вакытта мәктәп мәчет бинасында була. 

"Мәктәп директоры Кашшаф абый Хәмитов иде, Григорий Борисович - математикадан, Зоя Егоровна - татар теленнән, Фәиз абый Хәмитов - немец теленнән, Кәрәкәс авылыннан Лира исемле  апа да  укытты. Үзем математика фәнен бигрәк тә  яраттым”, - дип искә ала үткән гомер елларын Нина апа. 

Паспорт алуга, Алабугада тегүче һөнәрен үзләштерә кыз.  Хыялы  сеңлекәшләрен матур киемнәр тегеп  сөендерү була. 1960 елда аны Казан шәһәренә кисүче итеп җибәрәләр. Өс киемнәре  кисә ул. Бик күп туганнарына, авылдашларына киемнәр кисеп, тегеп алып кайта. 

1962-1964 елларда Кыргызстанга китеп,   сатучы булып эшли. 1965 елда Әлмәткә кайтып, кибеткә кассир булып эшкә урнаша. Булачак тормыш иптәше Петрны  да Әлмәттә очрата кыз. Петр Николаевич  Тукай районының Калинин авылыннан була.

Озын буйлы, чибәр егет нефть өлкәсендә эшли. Тормышлары матур гына башланып китә, 1974 елда уллары Александр туа. Уллары да үзләре кебек кешелекле, тырыш булып үсә. 

Нина апаның үсмер вакытта аягын авырттырып калуы гомере буена бара. Ләкин Нина апа төшенкелеккә бирелми, туганнарына ярдәм итеп, гаиләсен яратып яши. 

 "Безнең ике әниебез булды. Берсе - үз әниебез, икенчесе - олы апабыз Нина", - ди туганнары. 

Бүгенге көндә Нина апа Урта Пәнәче авылында тормышка шөкер итеп, ил-көннәрнең тыныч булын теләп яши. 

-Шушы йортны безгә энем Николай төзеп бирде. Әлмәттә яшәгән вакытта, авылда бер буш план бар, олыгайган көнегездә туганнар янында булсагыз, бик яхшы булыр иде дип төпле киңәшен бирде, - ди Нина апа.

Хәтер төпкелендә  тарихның бик күп сәхифәләре саклана аның. 

"Өч Пәнәче - өч колхоз булган. Урта Пәнәче - "Красная заря",  Югары Пәнәче "Герой" колхозы исемен йөрткән. Авыл Советы - Урта Пәнәчедә,  колхоз рәисе Әсәдулла Чикин  булган. 1950 елда өч Пәнәчене "Герой" колхозына берләштерәләр. 1957 елда  Урта Пәнәче башлангыч мәктәбе янган...“

Сентябрь аенда туксан яшен тутыручы Нина апа хәтерендә бик күп тарих саклана. 

Илһамия Гарифуллина, Югары Пәнәче мәдәният йорты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев