Урта Пәнәчедә күркәм бәйрәм
Зәйнең Урта Пәнәче авылында “Кече авыл көне” уздырылды. Аны район мәдәният идарәсенең агитбригада иҗат төркеме Сабантуе үтә торган мәйданда, якынлашып килүче Өлкәннәр көненә багышлап әзерләде.
Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров ачып җибәрде, изге теләкләрен җиткерде.
- Уртапәнәчелеләр бу бәйрәмгә узләре дә бик зурлап әзерләнгәннәр, һәркем булдыра алганча өй ризыгы пешереп алып килгән иде, ә кайберәүләр хәзинәдә булган яшелчәләре белән уртаклашты, - ди агитбригада җитәкчесе Серинә Хөснетдинова.
Бәйрәм барышында концерт номерлары белән бергә йөзек салыш уенын да, авыл тарихына бәйле викторина сорауларына җаваплар бирүне дә яратып кабул итте уртапәнәчелеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев