Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Үрнәк гаилә яши күршемдә

Шәһәр җирендә, күпкатлы йортларда яшәүчеләр, гадәттә, күршеләре белән бик аралашып яшәми.

Хәтта, бер подъезда яшәүчеләр үзләренең күршеләрен белми. Бүгенге көндә, кызганыч, күршеләр арасында дуслык элемтәләре югала бара, ишегалдында утырып торулар юк хәзер, хәтта күрше фатирда кемнәр яшәгәнен дә белмибез. Ә күршеләр алар бик кирәк. Күрше хакы - Алла хакы, дип юкка гына әйтмиләр. Гомергә әби-бабаларыбыз бер-берсе турында: “ул минем ут күршем”, дип горурланып сөйли торганнар иде. Тик хәзер дөнья үзгәрде, дигәннәргә мин, юк ул үзгәрмәде, дип әйтер идем. Һаман таң да вакытында ата, кояш та үз вакыты белән байый. Бәлки, без, кешеләр, үзебез үзгәргәнбездер?

Моннан ун ел элек Төзүчеләр урамына күченеп килдек. Беренче атнаны үзебезнең подъезд ишегеннән чыгып-кереп йөргән кешеләр белән исәнләшеп уза башладык. Алар безнең исәнләшкәнгә сәерсенеп карыйлар иде. Имеш, бер таныш булмаган кешеләр белән исәнләшәбез. Аннары өйрәнделәр, үзләре дә безнең белән исәнләшә башладылар.

Бүгенге көндә Аллага шөкер, менә дигән күршеләребез бар. Алар – Гыйлаевлар гаиләсе. Гаилә башлыгы Ринат – Югары Шепкә авылы егете. Шушы авылда туып, шунда үскән Ринат Гыйлаев урта белемне дә Югары Шепкә мәктәбендә ала. Машина йөртүче һөнәрен үзләштерә. Армия сафларында хезмәт итә. Ринатның кулыннан килмәгән бер генә эше дә юктыр, мөгаен. Кирәк булса, машина ясый, йорт түбәсе яба, кирпечтән йорт өеп куя ала. Ничек кенә булмасын, авылдашлары да, шәһәрдәге хезмәттәшләре дә ихтирам итә аны, чөнки безнең татар булдыклыларны гына ярата шул.
Ринатның тормыш иптәше Лилия Разак кызы – шәһәрдә туып үскән. Шулай да тамырлары белән Аксар авылыннан алар. Шуңадырмы, Лилия шәһәрдә туып, шәһәр мәктәбен тәмамласа да саф татарча сөйләшә. Алай гына да түгел, үзләренең балаларын да татарча сөйләшергә өйрәтеп үстерә. Лилия балалар музыка мәктәбе укытучысы. Ул балаларга музыкадан белем бирә. Аларны җырларга өйрәтә. Шунысы куанычлы, Лилия Разак кызы укыткан балалар саф татар телендә җырлап, район, республика бәйгеләрендә призлы урыннар яулый.

Дус, тату, ишле Гыйлаевлар гаиләсе. Олы уллары Илназ Казанда IT лицей тәмамлап, хәзерге көндә Мәскәүдә укый. Гөлназ белән Камил 4нче мәктәптә белем ала. Гөлназ – район, республика күләмендә уздырылучы бик күп мәдәни бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. Әле узган ел гына шәһәрнең балалар музыка мәктәбен гел ”5”ле билгеләренә генә тәмамлады. Кече уллары Камил дә абыйсы белән апасыннан калышмый. Әле беренче сыйныфта гына укыса да, әти-әнисен гел “5” ле билгеләре белән шатландыра. Укудан бушаган арада милли көрәш белән шөгыльләнә, йөзәргә ярата.

Гаиләнең үз гореф-гадәтләре дә бар. Туган көннәрне бергә уздыралар, сәяхәт итәргә яраталар. Һәр сәяхәткә үзләре белән балаларын да алып баралар. Лилия аш-су әзерләргә оста. Нәрсәләр генә пешерми ул. Һәр пешергән ризыгы белән, гаиләсен генә түгел, безне сыйларга да онытмый.
Менә шундый күркәм гаилә безнең күршеләребез. Гаилә белән бәхет сүзе бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Гаилә бәхетле булганда гына балаларның йөзеннән нур бөркелә, күңелләре күтәренке тула. Гаилә тату, нык була икән, димәк, илебез дә, республикабыз да шундый дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X