Урманнарны кайгырту – көнүзәк мәсьәлә
Бүген Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында урманчылар, узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау, агымдагы елның янгын куркынычы булу чорына һәм урманнар утырту, карап тотуга әзерлек буенча киңәштеләр.
Аның эшендә ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Хәбибуллин, җаваплы затлар катнашты.
Очрашу барышында Марат Мөдәрис улы районның 2025 елдагы социаль-икътисади үсеше, агымдагы елга бурычлар белән таныштырды.
Район территориясендәге урманчылык хуҗалыгы эшчәнлегенә кагылган доклад белән “Зәй урманчылыгы” оешмасы җитәкчесе Ирина Забродина чыгыш ясады.
Билгеле булганча, Зәй муниципаль районы территориясендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган 8 ведомство учреждениясе эшли. Болар - «Зәй урманчылыгы», «Түбән Кама урманчылыгы», «Әлмәт урманчылыгы», Калейкин урманчылыгына караган эшчәнлек алып баручылар. Зәй урманчылыгы урман фонды җирләре 58827 гектар мәйданны били. Бездә урманнарның 5882 гектары ылыслы, 7967 гектары каты яфраклары, 42173 гектары йомшак яфраклы агачлар белән капланган.
Зәй урманнарындагы торышны, тәртипне 23 дәүләт инспекторы контрольдә тота.
“Урман саклауны гамәлгә ашыру өчен 2025 елда урманнарны патрульләү маршрутлары – 63 берәмлек расланды, расланган патрульләү маршрутларының гомуми озынлыгы 940 км, ә 2026 елга урманчылык боерыгы белән 76 маршрут буенча 1420 патрульлек расланды, аларның озынлыгы 858 км. 2025 елда урман торгызу эшләре 265,8 га мәйданда башкарылды, шул исәптән Зәй районында 159 га. Моннан тыш, 173 гектар мәйданда табигый процесслар нәтиҗәсендә (табигый үсү, табигый яңаруга ярдәм итү) урман торгызу эшләре башкарылды. Питомникта орлыклар план буенча чәчелде, тагын 415 кг орлык җыелды, шулардан 15 кг-нарат, 300 кг-имән һәм 100 кг-корычагач. Урманнарны зарарлы организмнар һәм урман корткычларыннан яклау буенча 58,3 га мәйданда инструменталь ысул белән урман патологиясе буенча тикшерү эшләре башкарылды, аларга каршы чаралар күрелде”, - дип ассызыклады ул.
Урманчылык һәм урман хуҗалыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе - урманнарны янгыннан саклау. Әлеге тема бүгенге киңәшмәдә дә төп теманың берсе булды. 2025 елның янгын куркынычы сезоны башланганчы Зәй урманчылыгы территориясендә урман янгыннарын булдырмау планын эшләнгән. Нәтиҗәдә узган ел бәхеткә, урман фонды җирләрендә янгын чыгуга юл куелмады. Янгын куркынычы булган чорда урман инспекторлары тарафыннан тәүлек буе кизү тору оештырылды. Урманчылык белгечләре гражданнар җыенында, мәктәпләрдәге җыелышларда катнашып аңлату эшләре алып бардылар. Быел да әлеге мәсьәлә көн үзәгендә.
“Урманнарны янгыннардан саклау безнең гомуми бурычыбыз. Чөнки ут капкан очракта аны сүндерү авыр, шуңа да иң мөһиме янгын куркынычы булган сезонда урман эчләрендә учак ягу, чүп-чар, пыяла ватыклары калдырып китү катгый тыела. Бигрәк тә урманнар териториясе белән янәшә булган авыл җирлекләре башлыкларыннан үз территорияләрегездә урман буйлары белән зур юллар арасындагы урыннарны сукалап куюны оештыру сорала. Шунысы да бар, бу елдан урманнарда янгын чыгуга сәбәп булган гамәлләр өчен таләпләр катгыйланды. Физик затларга ул мең ярым сумнан админстратив штраф белән башланса, юридик затларга бер миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Урманнарны саклыйк !, - дип мөрәҗәгать итте Илгизәр Зарипов фикер алышуда катнашучыларга.
Бүгенге көндә Зәй ураманчылыгында 30 хезмәткәр эшли. Урманчылык хезмәткәрләренең уртача яше-51 яшь. 23 дәүләт урман инспекторының 8е профильле белемле. Бүгенге көндә 1 кеше Казан аграр университетының читтән торып уку бүлегендә профильле белем ала. Яшь буынны әлеге белгечлеккә тарту, экологияне саклауга җәлеп итү максатында да профориентация эшчәнлеге алып барыла.
Зәй шәһәренең 1нче һәм 5нче мәктәпләре базасында «Чыршы», «Яшел җилкән” мәктәп урманчылыгы отрядлары эшли. Балалар урман хуҗалыгы, экология һәм агарту эшчәнлегендә актив катнашалар.
Киңәшмә азагында аеруча актив эшләүче хезмәткәрләр бүләкләнде. “Урман хуҗалыгы” оешмасы хисапчысы Татьяна Вахтеровага “Урманнарны саклау Россия үзәге” федераль учреждениесе Мактау грамотасы, урман хуҗалыгы мастеры Сергей Бабаевка урман хуҗалыгы федераль агентлыгы Мактау грамотасы тапшырылды. Бүләкләүләрне Илгизәр Зарипов белән Марат Хәбибуллин башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев