Урманнарны янгыннан саклыйк!
Көннәр кызу, коры тора. Шунлыктан Татарстанда урман янгыннары куркынычы югары булу сәбәпле, шторм кисәтүен тагын бер атнага озайттылар.
Бу чорда ут чыгу куркынычы артканлыктан, янгын күзәтчелеге бүлеге белгечләре кабат саклык хакында искәртә.
— Транспорт белән дә, җәяүле килеш тә янгын куркынычы булган чорда урманга керү тыела, — ди янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары.
Алай гына да түгел, сүндерелми ташланган тәмәке төпчеге я шырпыдан, транспорт чарасыннан чәчрәгән чаткыдан, пыяла ватыгыннан да ут чыгарга мөмкин. Шуңа бу җәһәттән бик нык сак эш итәргә кирәк. Әлеге таләпләрне үтәмәүчеләргә карата зур штрафлар каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев