Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Урманнарда һәм сулыкларда тәртип тота

Район аучылар һәм балыкчылар иҗтимагый оешмасы рәисе Петр Черновка 70 яшь тулды.

Петр Степанович 1954 елда Луганск өлкәсендә туган. Әтисе Зәй районының Ирнә авылыннан була, 1959 елда Зәйгә күченеп кайталар. Һөнәре буенча укытучы. Озак еллар район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куя. Район аучылар һәм балыкчылар иҗтимагый оешмасын 28 ел җитәкли. Ул әлеге еллар дәвамында аучылык һәм балык ресурсларын торгызу белән актив шөгыльләнә. Аның эшчәнлеге дәверендә аучылык хуҗалыкларына байбаклар кайтарылды. Урманарда кыр кәҗәләре, пошилар, район сулыкларында балыклар саны артты. Кышкы чорда кыргый җанварларның баш санын алу буенча зур эш башкарылган. Узган эш чорында 45 миллионнан артык карп, сазан, толстолобик, амур, осетр балыгы маймычы Зәй елгаларына җибәрелгән. Шулай ук Петр Степанович браконьерлыкка каршы актив көрәш алып бара. 

-Безнең бурыч — хайваннар һәм балыклар дөньясын саклап калу, үстерү, аларны ашату. Урманчы улы буларак, урманнарда йөрергә бик яратам. Балачактан урманга агач, посадка утыртырга йөрдем, — ди Петр Чернов. 

Аны район башлыгы исеменнән юбилее белән котларга урынбасары Петр Уразайкин килде. 

-Петр Степанович — Зәй муниципаль районында биологик ресурсларны үстерүгә, сусаклагыч экологиясен саклауга зур өлеш керткән кеше. Талантлы кеше ул, матур итеп җырлый да. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, — диде Петр Сергеевич, район башлыгы Мактау грамотасын тапшырып. 

Котлаучылар арасында биоресурслар буенча дәүләт комитетының Зәй бүлеге җитәкчесе Әдип Габдерәхимов, «Татмедиа» АҖ филиалы «Зәй-информ» җитәкчесе Александр Исаков та бар иде. 

-Петр Степанович — районда су асты аучылыгын кертеп җибәргән кеше. Ул республикада беренчеләрдән булып Зәйдә су асты аучылыгы буенча ярышлар оештырды. Әле бу төр ярышларны күпләр белми дә иде. Үз инициативасы белән ел саен Зәй сусаклагычына киңмаңгай һәм амур маймычларын җибәрә һәм бу төр балыкларны тотуны тыеп, сусаклагычны чистартуга зур өлеш кертә, — диде Александр Кузьмич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев