Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Урманнар караулы булсын өчен

Бүген илдә урманнарда хезмәт куючылар көне. Бу көн сентябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 15 сентябрьгә туры килә. Халык телендә ул урманчылар көне буларак йөрсә дә, бу көн урманнарда эшләүче һәркемгә, шул исәптән эколог, ботаникларга да кагыла. Ә аларны төп берләштерүче сыйфат булып урманнарны саклау, яклау, арттыру, кайгырту тора.

Зәебездә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгына карый торган ике учреждение бар. Алар  – “Зәй урманчылыгы” һәм  “Зәй урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениеләре. Әлеге коллективлар белән Ирина Забродина, Илнар Әсәдуллин җитәкчелек итә.   
Зәй урманчылыгы фондына 58867 гектар урманнар керә. Бу дүрт муниципаль район – Зәй, Әлмәт, Түбән Кама, Яңа Чишмәне колачлый. Зәй районы территориясендә урманнар исә 14394 гектарны тәшкил итә.  Бездә ылыслылар, каты яфраклылар, күпяфраклыларга бүленгән урыннар бар. 
“Язгы чорда безнең урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 95,82 гектар мәйданда урманнарны тергезү эшен башкардылар. Шуның 17,1 гектары – Зәй районы территориясендәге урманнарда. Моңа яшь агач үсентеләре утырту, тернәкләнеп киткәнче карап-тәрбияләп тору, агротехник чаралар үткәрү, питомникта орлык чәчеп яшь үсентеләр булдыру керә. Агачларга төрле зыян салучы бөҗәкләрдән, инфекцион авырулардан  саклау буенча да җитди эшләр башкарылды. Бу бигрәк тә быел ефәк корты белән бәйле рәвештә эшне нәтиҗәле алып баруны сорады. Урманнарны янгыннан саклау да – һәрчак көн үзәгендәге мәсьәлә. Хәзерге вакытта урманнарны карап-күзәтеп тору буенча 24 дәүләт урман инспекторы эшли. Алар тарафыннан агымдагы елның яртысында гына 63 маршрут буенча 863 патрульлек башкарылды. Бер үк вакытта без урманнарны саклауга юнәлтелгән профилактик чараларны халык арасында да алып барабыз. Ут белән сак эш итү, урман аланнарын пычратмау буенча аңлату әңгәмәләре еш оештырыла, мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар үткәрелә”, – диде Ирина Григорьевна. 
Зәй урманчыларының административ бинасын төзекләндерү хәзерге вакытта махсус программа нигезендә башкарыла. Монда заманча хезмәт шартлары өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылачак. Ә менә хезмәткәрләргә ихтыяҗ бар. Теләгән яшь кешеләрне урманчылар әзерләү уку йортларына махсус квоталар нигезендә белем алырга җибәрү мөмкинлеге карала. Ә эшкә кайткан яшь белгечкә бер тапкыр бирелә торган зур сумма каралган. 
“Безнең оешмага да белгечләр кирәк. Дөрес, ел саен коллективыбызда яшь кешеләр барлыкка килеп тора, тик хезмәт коллективыбыз әле тулы түгел”, - дип ассызыклады Ирина Забродина.
Ә яшьләргә үрнәк булырлык тәҗрибәле белгечләр Зәй урманчылары арасында бар. Мәсәлән, Илсур Лирон улы Мөбарәкшин хезмәт юлын әлеге тармакта 1981 елдан башлаган. Аның урманчы һөнәрендә гомуми хезмәт стажы инде 40 елдан артык. 
Ә Рафис Нигъмәтҗан улы Рәхмәтуллин урманчылыкта 1984 елдан эшли. Ул да 40 елга якын табигатьнең  күркәм урыннарын үз итеп яши. 
“Иң мөһиме – безнең хезмәттә табигатьне, үсем-лекләрне ярату. Шулай булганда хезмәт көннәреңнең ничек үткәнен дә сизми каласың. Яшьләребезгә башкара торган эшләренә мөкиббән булуларын телибез”, – ди тәҗрибәле урманчылар.    

 

Фото оешмадан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев