Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ураза гаете коймагы

Ураза гаете көнне якыннарыгызны коймак белән сыйлагыз. Сезнең өчен берничә рецепт тәкъдим итәбез.

«Симез» коймак пешерү

Аның өчен:

500 г кефир

1 йомырка

350 г он

2 аш кашыгы шикәр комы

1/2 чәй кашыгы тоз

1/2 чәй кашыгы сода

кыздыру өчен 150 г үсемлек мае кирәк була.

Камырны әзерләгәннән соң, бер 20 минут көтеп торып, бераз «ял иттерсәгез» яхшырак булачак. Шулай ук әкрен утта каплап пешерергә дә мөмкин.

Төче камырдан коймак пешер.
Аның өчен 500-600 мл сөт, 2 йомырка, 1-2 аш кашыгы шикәр комы, аз гына тоз, 1/3 чәй кашыгы сода (аны уксус белән сүндерәбез), 500 гр он кирәк була.

Коймакны калынрак яки юкарак итү өчен онның күләмен азрак яки күбрәк итәргә мөмкин. Алдан кыздырылган табага коймак камырын салып, ике яклап кыздырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев