Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Уракны тәмамлауга яңгырлар комачауламасын, дип тели механизаторлар

Зәйдә бөртеклеләрне урып-суктыру эше язгы бодай басуларында 13 процент мәйданнарда гына калып бара.

Бу эшне тиз көннәрдә төгәлләү өчен алдынгы механизаторлар тырыш хезмәт куя. Районда гына түгел, республикада иң күп ашлык суктыручыларның берсе “Зәй” агрофирмасы комбайнчысы – Андрей Митрофанов. Ул һәр елдагыча беренчелекне бирми. Инде ул суктырган ашлык 4500 тоннадан артып киткән. Мондый күрсәткечкә ирешүчеләр республикабызда да бик сирәк. 

“Аруны белмәс, бер генә бөртекне дә әрәм итмәс өчен эшли ул. Дөнья бәһасенә торырлык комбайнчы-механизатор”, - ди аның турында авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү бүлеге башлыгы Марсель Рәхмәтов. 

Андрей Митрофановның авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт стажы – 42 ел. Шуның 23 елын ул бөртеклеләрне урып-суктыру эшенә багышлаган. 

- Уңышы һәм аяз көне генә булсын, эшлибез инде аны. Бу көннәрдә бер сменага 35 гектар ашлык суктыруга ирештем. Иртәнге 6дан кичке 6га кадәр комбайн штурвалы артында. Бер гадәтләнгәч, алай авырлыгын тоймыйм, - дип елмая ул. 

Бөртеклеләр уңышын җыю чык төшү вакытына да бәйле, шуңа да комбайнчылар кичен озак эшли алмый, шулай да урып-җыюны тәмамларга кирәк, дигән уй тынгылык бирми аларга.

Андрей Митрофанов белән бер бригадада  “Зәй” агрофирмасы комбайнчысы Нәфис Гайнетдинов та эшли. Хәзер алар Аксар авылы янәшәсендәге язгы бодай басуын урып-суктыруны төгәллиләр.

Нәфис бөртеклеләрне урып-җыюда җиденче сезонын эшли. Аның хезмәт күләме быел 3500 тоннадан  артып киткән. 
Югары Пәнәче авылы егете дә механизаторлык һөнәрендә әтисе Фәниснең хезмәт юлын дәвам итүче. Әтисе Дүрт- Мунчада фермада эшли, ә Нәфис район кырларын тимер аты белән иңли. 

“Иң мөһиме, комбайным сезон дәвамында ватылып, көйсезләнеп борчымады, алга таба да шулай бер хутта урып-җыюны төгәлләргә насыйп булсын. Үткән кышта комбайнны без механизаторлар үзебез төзекләндердек. Үзең эшләгән техниканың чыгымчылардай якларын беләсең бит аның, шуны күздә тотып төзекләндерү юкка булмады”, - ди механизатор. 

Комбайнчылар икесе дә яңгырлар явып эшкә комачауламавын телиләр. Үстерелгәнне югалтуларсыз җыю һава торышына бик бәйле шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев