Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

“Уңыш бәйрәме”ндә – дәүләт бүләкләре

Район башлыгы Разиф Кәримов «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшинның ярдәмчесе Ольга Курдюкова белән бергәләп нәтиҗәле хезмәтләре өчен бертөркем авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләре тапшырдылар.

Озак еллар тырыш хезмәте өчен район аавыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге башлыгы Марсель Рәхмәтовка ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелде. 

ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәтенә “Зәй” агрофирмасы “Кадер” җитештерү комплексы әйдәп баручы агрономы Мөнип Шәяхмәтов, район авыл хуҗалыгы идарәсенең кадрлар эше буенча консультанты Ильмира Таҗиева   лаек булдылар. 

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамотасы белән “Союз-Агро” механизаторы Михаил Мартынов, министрлык Рәхмәте белән “Зәй шикәре” агрофирмасыннан Алена Галиева, “Зәй” агрофирмасыннан Ривал Гыйләҗев, икмәк кабул итү предприятиесеннән Валерий Денисов, “Агросила-Логистика”дан Марат Җиһаншин, “Агросила-Сервис”тан   Александр Кондрабаев бүләкләнделәр.   

РФ Дәүләт Думасы Рәхмәт хатлары  “Агросила-Логистика” механизаторы Айдар Ждановка, “Зәй” агрофирмасы агрономы Илдус Фәтхуллинга бирелде. 

Район башлыгы Мактау грамоталары  белән агрофирмаларның тракторчы-машинистлары Сергей Бабатов, Ирек Хәсәншин, Илдус Хисамиев, шикәр заводы слесарь-төзекләндерүчесе Венер Шамигулов бүләкләнделәр. Ә район башлыгының Рәхмәт хатларын Зәй элеваторы аппаратчысы Руслан Зиннуров, “Восток” агрофирмасы механизаторы Михаил Кожевников, ветеринар табиб Артур Насретдинов алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев