Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Уңганнар без, булганнар

Балалар бакчасы сабыйларын мәктәпкә озатты.

Бакчабыздан инде мәктәпкә китүчеләр төркеме белән саубуллашу бер үк вакытта  куанычлы да, бераз гына моңсу да була торган көн.  

Быел да без бакчабызның 21 сабыен әнә шулай дулкынлану хисләре белән озатып, мәктәпкә фатыйха биреп калдык.

Үзләренең  уенчыклары, яраткан тәрбиячеләре, 6 ел буена уйнап үскән бакчалары белән хушлашты алар. Тиздән, бик тиздән алар белем йортына юл алачак. Алар өчен яңа тормыш, яңа чор башланачак. Һәр өйрәнгән фән бер зур галәм булып тоелачак.

Әнә алар, җитди кыяфәт белән, матур киемнәрдән күңелле музыка астында залга керделәр. Кулларында кояш төсендәге шарлар. Әле кайчан гына бакчабызның бусагасын тәүге тапкыр атлап кергәндә бик кечкенәләр – кашык тотып ашый да, сөйләшә дә белмәүче балалар, нинди дәү, акыллы, матур, тапкыр булып үсеп җиттеләр.

“Алар барысы да сау-сәламәт, сәләтлеләр, зирәкләр, уңганнар. Укый да, яза да, саный да, мисаллар, мәсьәләләр дә чишә беләләр”, – диләр, тәрбияче апалары.

Алар бүген үзләренең нәрсәгә сәләтле икәннәрен әти-әниләренә күрсәттеләр, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, төрле сорауларга дөрес итеп җавап бирделәр. Көтмәгәндә залга пиратның килеп керүе балаларны җанландырып җибәрде. Тәрбияче Венера Демахина апалары чын артистларча уйный белә шул. Ул балаларны да, әти-әниләрне дә рәхәтләндереп көлдерде. Алар белән төрле кызыклы уеннар уйнады, ярышлар үткәрде. 

– Яшәү урынымны алыштыргач та, яраткан эш урынымны, күңелем якын иткән балаларны ташлап китәсем килмәде. Бердәм коллектив, дустанә эшлибез, – диде, әни һәм тәрбияче вазифаларын берләштергән олы җанлы, 30 ел гомерен шушы бакчага багышлаган Люция  Юнысова.

– Барысы да сәләтлеләр, ягымлылар. Яраттырдылар да, үзләренә караттылар да. Аларның елмаюын күрүдән дә зур бәхет юк безнең өчен. Үзегезнең кадерле бәгырь кисәкләрегезне безгә ышанып тапшырган өчен, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, каршы килмичә ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт сезгә, – дип, әти-әниләргә рәхмәт хисләрен белдерде, икенче тәрбияче Гөлфия  Тугашева.

Әти-әниләр үз чиратларында балаларга биргән тәрбия һәм белем өчен бакча коллективына зур рәхмәтләрен җиткерделәр. 

– Аларның максаты – әнә шундый матур күңелле шәхес тәрбияләү иде. Тәрбиячеләр максатларына иреште дип уйлыйбыз. Бакчадан чыгып киткәч тә, бу балалар игелекле, белемле, эчке һәм тышкы яктан матур, бай рухлы, тормышка яраклы шәхесләр булып үсәрләр. Киләчәктә үзләреннән олы кешеләр чыгар,  – диде  бакчабыз мөдире Алия Сафиуллина.

Ә тәрбияче апалары – Люция Юнысова, Гөлфия Тугашева, тәрбияче ярдәмчесе Айсылу Минеева күңел җылыларын биреп, ихластан яратып үстергән балаларын уңышлар, хәерле юл теләп, күз яшьләре белән озаттылар.

   Альбина Әгъзамова,  “Кояшкай” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев