Уңган хуҗабикә дә, киң күңелле волонтер да, оныкларына — әни дә ул
Әлеге язмабыз шәһәрнең Мирный бистәсендә яшәүче Людмила Маркелова хакында. Хатын-кыз уңган хуҗабикә, бакчачы, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә ярдәм итүче волонтер да. Шуларга өстәп ул әле ике шук-шаян оныкның яраткан әбисе дә.
Без килеп кергәндә Людмила ханым бакчасындагы беседка эчендә кайнаша иде. Нәрсә пешерәсез дип сорасам, бәрәңге икән. Ул шул рәвешле, махсус хәрби операциядәге егетләргә коры аш ясар өчен яшелчәләр киптерә. Махсус киптергечне аңа бу эш өчен биргәннәр. Людмила Маркелова сугышчыларга ярдәм итү максаты белән оешкан «Няма от Мамы» төркемендә тора. Волонтерлар солдатларыбызга төрледән-төрле коры ашлар ясап пакетларга тутырып җибәрәләр. Ассортиментлары киң — харчо, рассольник, борщ, тары ярмасы ашы, токмачлы аш. Хәзер солдатларыбыздан борчаклы ашка да заказ килгән.
«Ничек өлгерәсең, өйдәге мәшәкатьләр өстенә аш ясарга да йөрисең», — дип сораучылар да бар ди Людмила Александровна.
Мин дә ярдәм итмәсәм кем итәр соң дип җавап бирә ул андыйларга. Үзенең кияве дә хәрби операциядә катнашучы булгач, бик яхшы аңлый ул солдатларның һәм аларның гаиләләре хәлләрен. Хәрбиләрдән килгән рәхмәт сүзләре волонтерны тагы да канатландыра.
Людмила Маркелова зур хуҗалыкны да алып бара, бистәнең Миләш урамында үз йорты белән яши. Бакчасында төрле чәчәкләр үстерә. Менә хәзер пионнары атып бетеп, гортензияләре чәчәккә бөреләнеп утыра. Өйнең алгы өлешендә роза, ромашка, петунияләр балкый. Моннан тыш өендә аның 3 стеллаж фиалка, глоксиния чәчәкләре үсеп утыра. Теплицасында инде кыярлар да өлгергән. Түтәлләрдә күпсанлы помидор, борыч, җиләкләр үсә. Өстәвенә Людмила Маркелова тавык-чебеш тә асрый. Төрле төсле булсыннар өчен иптәш хатыннарыннан йомыркаларын алып үзе чеби чыгарттырган.
Үзенең өч баласы инде таралышып беткәннәр. Бүгенге көндә әле Людмила Александровна үзенең ике оныгы — Александр белән Сафиягә әни булган.
«Улымның гаилә тормышы барып чыкмады, хатыннан уңмады, шушы балаларны тәрбияләүне хәзер үз өстемә алдым», — ди сабыйларга моңсу караш ташлап.
Александр белән Сафия хәзер мәктәптә укыйлар. Җәйге вакытта лагерьга йөриләр. Әбиләренең төп булышчылары алар.
«Шушы балаларны карарга сәламәтлегем, көчем, гомерем булса иде инде», — дип тели Людмила Маркелова.
Безне озатып, пенсионер, лагерьдан кайтучы оныкларын каршы алырга, аларга тәмле ризыклар пешерергә әзерләнеп калды.
«Мирный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Гөлбану Галяминская әйтүенчә, Людмила Александровна тормышны яратучы, үзенә килгән борчу-мәшәкатьләрне горур кабул итүче хатын-кыз. Башкаларны ул үзенең тырыш, ачык йөзле булуы белән сокландыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев