Унберенчене тәмамлаучылар өлгергәнлек аттестатлары ала
Зәй мәктәпләрендә тантаналы төстә өлгергәнлек аттестатларын тапшыру бара. Район башлыгы Разиф Кәримов шәһәрнең 7нче мәктәбендәге тантанада булып, укучыларны, педагогларны тәбрикләде.
7нче мәктәп быел Бөтенроссия фән олимпиадаларының республика төбәк турында укучыларының иң күп призерлар булуы белән билгеләнде. Һәм аларга күчмә Кубок тапшырылды.
Заманча төзелгән мәктәптә 832 укучы белем ала. Ә балаларга 52 укытучы белем бирә, шуларның 16сы — югары категорияле, 25е — беренче категорияле, 3се — яшь педагоглар. Ә унберенчене быел 22 укучы тәмамлый. Шуларның берсе — Әминә Йосыпова алтын медаль иясе.
— Шәһәребезнең 7нче мәктәбе белем бирү сыйфаты буенча район мәктәпләре арасында лидер. Педагогик коллективның югары һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә биредә балалар нигезле белем ала, креатив фикерләү дәрәҗәсен үстерә, лидерлык сыйфатлары, тырышлык тәрбияләнә. 2023-2024 уку елында районның 50 укучысы республика фән олимпиадалары призеры, тагын 12се Бөтенроссия фән олимпиадасы республика этабы призерлары. 7нче мәктәпнең унберенчене тәмамлаучы укучысы Әминә Йосыпова быел биология һәм геологиядән республика олимпиадасы призеры булды, ә бердәм дәүләт имтиханнарын химиядән — 97 баллга, рус теленнән — 91 баллга тапшырды. Бу югары нәтиҗә, — дип ассызыклады үз чыгышында Разиф Галиевич.
Ирина Смирнова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев