Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Ун елдан артык закон сагында

1 ноябрьдә Россия суд приставлары хезмәтенә 160 ел тулды. Безнең районда да Валентина Евдокимова җитәкчелегендә әлеге хезмәткә тугрылыклы, ныклы коллектив эшли.

Бүген без шулар арасыннан  эчке хезмәт өлкән лейтенанты Ядъкәр Хәбибуллинның хезмәт эшчәнлегенә тукталырга булдык. 

Суд приставы һөнәре законны камил белү өстенә югары шәхси җаваплылык, физик чыдамлык һәм кешеләр белән эшли белүне дә таләп итә. Нәкъ менә шушы сыйфатларга ия дә Ядъкәр Хәбибуллин. Ул – объектта  судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү буенча өлкән суд приставы.  Аңа 34 яшь кенә булуына  карамастан, аның эчке эшләр органнарындагы гомуми стажы инде 10 елдан артып киткән. 1 ноябрьдә билгеләп үтелә торган суд приставларының һөнәри бәйрәме алдыннан без аның белән хезмәт, тормыш принциплары һәм киләчәккә планнар турында сөйләшү өчен очраштык.

Ядъкәр Хәбибуллин хезмәт юлларын хокук сагы органнарындагы эш белән бәйләгән туганнары үрнәгендә сайлый бу һөнәрне.  Аның юридик белем алу һәм үз язмышын закон белән бәйләү теләген аеруча бабасы Миңлевәли хуплый. Ул үзе дә шушы һөнәр турында хыялланган була һәм  хокук тәртибен саклау –  ир-ат өчен иң лаеклы хезмәт дип саный. 

Ядъкәр әтисе  Илшат, әнисе Фәридәнең дә тормышта үз юлын табуда зур ярдәм итүләрен әйтә, аларга егет бик рәхмәтле. 

Ә Ядъкәр үзе Казанда туган, һәм аның дәүләт хезмәтендәге юлы Казан федераль университетында юридик белем алудан башлана. Аннан соң бер ел армиядә, Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләрендә хезмәт итә. Анда ул Түбән Новгородта учебкада була һәм анан соң Казанда хезмәтен дәвам итә, шул исәптән Универсиада вакытында да, хокук тәртибен саклый.

Аның хокук саклау органнарындагы карьерасы эзлекле рәвештә бара: ярты ел тикшерү комитетында эшли, ә аннары, 2016 елдан 2019 елга кадәр, федераль суд приставлары хезмәтендә (ФССП) дознаватель булып хезмәт итә. Алты ел дәвамында җәзаларны үтәү федераль хезмәтендә (ФСИН) эшли. Һәм менә бер ай элек ул яңадан Зәй суд приставлары сафына кайтты.

- Безнең коллектив бик әйбәт, бердәм. Барысы да бер — берсенә ярдәм итәләр, һәрнәрсәдә тәҗрибә уртаклашып, фикерләшеп эшлиләр, - дип уртаклаша Ядъкәр Илшат улы.

Бүген аның бурычларына дүрт суд приставыннан торган төркем белән җитәкчелек итү һәм судларда куркынычсызлыкны тәэмин итү керә. Әлбәттә, бу хезмәт даими физик әзерлек таләп итә.

- Бик яхшы спорт формасында булырга кирәк, чөнки без физик нормативлар тапшырабыз. Төрле очраклар булырга мөмкин, шуңа да ныклы физик халәт  булырга тиеш, - дип аңлата ул.

Аның сүзләренчә, кешеләр белән эшләү һәркемгә индивидуаль якын килүне таләп итә, җәмгыятькә, дәүләткә һәм гражданнарга файда — хезмәттән канәгатьлек китерә.

Ядъкәр Зәй районы суд приставлары бүлегенә кайтуның иң мөһим аргументларының берсе итеп биредәге  социаль пакетны атый. Югары уку йортында белем алу  һәм армиядә хезмәт итү еллары керү сәбәпле  пенсиягә чыгу мөмкинлеге, моннан тыш, ул үзе һәм гаилә әгъзалары өчен зур ташламалар белән шифаханә-курортта дәвалану ихтималы, шулай ук хезмәт хакының лаеклы күләмен  билгеләп үтә.

Һөнәри хезмәттеннән тыш Ядъкәр  фермер хуҗалыгында әтисенә дә ярдәм  итә. Ул балык тоту, гөмбә җыю белән мавыга, бассейнга йөри һәм велосипедта йөри. Бу хоббилар форманы сакларга һәм яңа эш көннәре алдыннан көчләрне торгызырга ярдәм итә.

- Коллегаларымны суд приставы көне белән котлыйм, иң беренче чиратта, сәламәтлек, карьера үсешен, эшебезнең  нәтиҗәле булуын телим, - ди Ядъкәр Хәбибуллин.

Гражданнарга исә ул үзләренең финанс йөкләмәләренә җаваплы карарга киңәш итә. 

“Беренче чиратта, үзеңнең финанс мөмкинлекләреңә карарга кирәк. Бер минутлык максатларга кредитлар алмаска, бурычка яшәмәскә. Әгәр бурычлар бар икән, аларны вакытында түләп бетерү һәм башкарма җыю кебек өстәмә санкцияләрдән качу өчен ФССП рәсми сайтлары яки «Госуслуги» порталы аша күзәтеп торырга кирәк", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев